В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Онлайн-курс 16 нчы октябрьдә старт ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Татарстанда продукцияне алга җибәрү һәм меркетплейсларда эшләү алгоритмнарын өйрәнү буенча өченче укыту марафоны узачак. Уку 16 нчы октябрьдән 30 нчы октябрьгә кадәр онлайн-форматта планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Марафонда экспертлар маркетплейслар белән эшләү турында актуаль белемнәре (мәсәлән, иң тиз үсеш алучы e-Com мәйданчыкларының берсендә продукцияне алга сөрү инструментлары) белән уртаклашачак. Укулар теоретик һәм практик өлешләргә бүленгән.
Беренче ике уку агымы кече һәм урта бизнесның меңгә якын вәкилен колачлады. Курслар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Эшмәкәрлекне яклау фондының «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Укуга заявканы МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.