Лекцияне Казан консерваториясе доценты Анна Сокольская укыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 24 гыйнварда казанлыларны "Смена" заманча мәдәният үзәгенә опера сәнгатенә багышланган лекциягә чакыралар. Операның үсеше тарихы һәм вакыт узу белән ничек үзгәрүе турында Казан консерваториясе доценты, сәнгать белеме кандидаты һәм хәзерге опера театры турында мәкаләләр авторы Анна Сокольская сөйләячәк.
Килүчеләр бәйсез эстетик эксперимент сыйфатында барлыкка килгән һәм тиздән дәүләт һәм коммерция институцияләренең нигезе булып торган сәнгать турында күп кенә яңа нәрсәләр беләчәк .
Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Борхан Шаһиди ур., 7. Чара 19.30 сәгатькә планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.