Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2019, 10:05

Казанлыларга Горький исемендәге паркта Россия кыска метражлы фильмнарын күрсәтәчәкләр

Урам киносы фестивале 26-27-нче июль көннәрендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 26-нчы һәм 27-нче июль көннәрендә Казанның Горький исемендәге паркында урам киносы фестивале узачак. Паркның зур аланында, ачык һавада тамашачылар соңгы 6 елда Россиядә төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнарны карый алачак.

Күңел ачу чаралары 18.30 сәгатьтә, кино сеанслары 20.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Фестиваль Татарстан башкаласында дүртенче тапкыр узачак, дип хәбәр иттеләр «Время кино» дирекциясендә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу җәйдә Россиянең меңнән артык шәһәре дөньяда иң масштаблы кыска метражлы кино смотрын кабул итәчәк. 6 ел эчендә яшь режиссерлар тарафыннан төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнарга миллионнан артык тамашачы бәя бирәчәк.

Оештыручылар хис-тойгыларга һәм оригиналь сценарий йөрешләренә бай программа вәгъдә итә. Алар фестивальдә тамашачы сыйфатында катнашу - ул Россия киносының булачак гигантларын барлыкка килү чорында, эксперименттан курыкмыйча, тамашачылар ярдәменә чын-чынлап мохтаҗ вакытта күрү мөмкинлеге, дип ассызыклый.

Барлык яңалыклар