В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакансияләр ярминкәсендә аларга «Игелекле Казан» волонтерлары һәм рус ишарәләр теленнән тәрҗемәчеләр ярдәм итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Вакансияләр ярминкәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр компания вәкилләре белән аралаша алачак, аларга стажировка үтәргә тәкъдим ителәчәк, резюме төзергә һәм үзгәртергә булышачаклар.
Чара катнашучыларын 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты,141 адресы буенча сәүдә үзәгендә кабул итәчәкләр (ориентир – төп сәхнә). Вакансияләр ярминкәсендә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.