В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). 6 нчы декабрьдә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
Ярминкәгә килүчеләр вакансияләр турында белә алачаклар; хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү, социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин итү турындагы законнар буенча консультацияләр алачаклар.
Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу 10:00 дән 13:00 гә кадәр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында (Копылов ур., 2а) узачак.
Исегезгә төшерәбез, 7 нче декабрьдә шулай ук Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе узачак. Ул 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 адресы буенча «Региональ уку үзәге» укучыларның фәнни берләшмәсендә узачак.