В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тифлокомментатор колакчыннар аша сәхнәдәге вакыйгаларны тасвирлаячак, ә сурдотәрҗемәче ишарәләр теле ярдәмендә куелышны аңларга ярдәм итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). 5-нче декабрьдә Казанда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Яшь тамашачылар театры тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган «Кечкенә принц» спектакле быел соңгы тапкыр күрсәтеләчәк.
Мондый күрсәтүләрдә тифлокомментатор колакчыннар аша сәхнәдә барган хәлләрне (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләре) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче начар ишетүче тамашачыларга ишарәләр теле ярдәмендә куелышны аңларга ярдәм итә.
«Чикләрсез театр» проекты өченче ел гамәлгә ашырыла. Мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен 6 спектакль адаптацияләнгән: «Кыргый», «Яшәртә торган алмалар», «Кечкенә принц», «Оскар һәм Алсу әни», «Джельсомино Ялганчылар илендә» һәм «Ибраһим әфәнде». Ел башында проект «Хәйриячелек һәм корпоратив социаль җаваплылык» номинациясендә Идел буе федераль округының «Серебряный лучник» X региональ премиясе җиңүчесе дип танылды. Махсус күрсәтүләрдә 500-дән артык начар күрүче һәм начар ишетүче тамашачы булды, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте. Проектны гамәлгә ашыруда Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе һәм Добро Mail.Ru сервисы ярдәм күрсәтә.
Спектакль Яшь тамашачылар театрында 12:00 сәгатьтә була. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен ташламалы билетлар алу мәсьәләсе буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(987)211-37-47.