В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туры эфирны Татарстан Росреестры эксперты һәм Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет рәисе үткәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 25-нче февраль көнне Казан халкына яңартылган дача амнистиясенең төп нигезләмәләре турында сөйләячәкләр. Instagram да туры эфирны Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Динә Гайзатуллина үткәрәчәк.
Белгечләр дача амнистиясенең үзенчәлекләре, аның нинди объектларга кагылышлы булуы, элеккегесеннән нәрсә белән аерылып торуы һәм кайсы күчемсез милек объектлары өчен хәбәр итү тәртибе саклануы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.
Эфир 11.00 сәгатьтә башлана, сорауларыгызны хәзер үк Татарстан Росреестрының Instagram челтәрендәге @ rosreestr_tatarstana яисә @dgaizatullina рәсми аккаунтына direct аша юллый аласыз.