В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр тәүлек буе эшли торган режимда 8 (843) 238 21 74 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Татарстанда талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу тема буенча сорауларга Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Шәһәрлеләр тәүлек буе эшли торган режимда 8 (843) 238 21 74 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.
Хәзер республикада талпаннарны активлаштыру өчен уңай климат шартлары бар, дип кисәтә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе. Бөҗәкләр талпан энцефалитын, ирсод талпан боррелиозларын, кеше грулоцитар анаплазмозын, моноцитар эрлихиозын күчереп йөртүчеләр булып тора.