В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны тематик кабул итү онлайн-режимда узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). 3-нче сентябрьдә Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева гражданнарны онлайн-кабул итә. Алар алиментлар түләү, балаларның яшәү урынын билгеләү һәм алар белән аралашу тәртибен билгеләү мәсьәләләре буенча халыкны консультацияли.
Гражданнар кабул итүендә конкрет хокукый хәлләр җентекләп карала һәм мөрәҗәгать итүчеләрдән тыш, фикер алышуда ведомстволарның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаша.
Консультацияне 10:00 сәгатьтән видеоконференцэлемтә режимында алырга мөмкин булачак. Мөрәҗәгать итүчеләр ведомство җитәкчеләренә яшәү урыны буенча суд приставлары бүлекчәләренең студияләреннән мөрәҗәгать итә алачаклар. Алдан язылу өчен телефоннар: +7 (843)514-92-18, 514-92-20, 514-92-20, 514-92-21. Гаризалар шулай ук РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунты директына кабул ителә.
Киләсе гражданнарны кабул итү 1-нче октябрьдә булачак, дип хәбәр ителә ТР Прокуратурасы сайтында.