Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). 27 нче июльдә Казанда ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу булачак.
Ачык очрашуда казанлылар паркта нинди эшләр алып барылуын һәм реконструкциядән соң җәмәгать киңлегенең ничек үзгәрәчәген беләчәк. «Платформа» бюросы архитекторлары казанлыларга төзекләндерү проектын тәкъдим итәчәкләр һәм шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирәчәкләр.
Фикер алышу 19:00 сәгатьтә скверда фонтан янында булачак, ориентир – Карбышев урамындагы 16 нчы номерлы йорт, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.