Кайнар линия телефоннары буенча ТР буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре шәһәр халкына консультация бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 29 июльдән Татарстанда җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм аларның яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый.
ТР буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре шәһәр халкына консультация бирәчәк.
Консультацияләрне телефон аша алырга була: 8-800-555-49-43 (тәүлек буе), (843) 221-90-16 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш – 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) һәм 273-34-85 (эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш – 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр), дип хәбәр ителә ведомство сайтында.