В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакансияләр ярминкәсендә шәһәрлеләр хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультация ала алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар (шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә) турында белә, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачаклар. Моннан тыш, килүчеләргә хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре буенча консультация бирәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе 9:00 дән 11:00 гә кадәр Качалов ур., 77 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.