Мәшгульлек үзәге белгечләре халыкка һөнәри белем һәм законнар буенча консультация бирәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). 5 нче октябрьдә Казанның Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләр вакантлы эш урыннары турында белә, законнар һәм һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе Исаев ур., 18 адресы буенча 10.00-13.00 сәгатьтә була. Тулырак мәгълүматны +7(843)560-82-99 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.