Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2023, 14:01

Казанлыларга Бөтенроссия географик диктантында белемнәрен тикшерергә тәкъдим итәләр

Сорауларга онлайн һәм офлайн 18 мәйданчыкта җавап бирергә мөмкин булачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Бөтенроссия географик диктантын Казанда 18 мәйданчыкта, шулай ук онлайн режимда язачаклар. Ел саен үткәрелә торган акция 19 нчы ноябрьдә узачак.

Катнашучыларга төрле авырлыктагы 40 сорауга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк булачак. Биремнәр географиягә, географик ачышлар тарихына, Россиянең табигый һәм этномәдәни мирасына багышланган, берничә сорау илдә 2023 елда билгеләп үтелә торган Педагог һәм остаз елына бәйле.

Казанлылар диктантны кайбер мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында, «Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркында һәм башка мәйданчыкларда яза алачак. Аларның һәрберсендә акцияне оештыру шартларын һәм теркәлү формасын сайтта табарга мөмкин. Диктант 12:00 дә башлана. Нәтиҗәләрне 12 нче декабрьдә сайтта бастырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, географик диктант 2015 елдан бирле уза. Акциядә катнашучылар Россия географиясе буенча сорауларга аноним рәвештә җавап бирәләр. Кайбер биремнәр гомумтанылган фактларга кагыла, икенчеләре образлы фикерләүне, системалы логиканы, тирән эрудицияне таләп итә.

Барлык яңалыклар