Эш бирүче көннәре һәм вакансияләр ярминкәләре шәһәрнең барлык районнарында планлаштырылган
Августта Казан халкына вакансияләр ярминкәләрендә һәм эш бирүче көннәрендә эш табарга ярдәм итәчәкләр. Килүчеләргә төрле районнар предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат бирәләр, шулай ук эшкә урнашуга ярдәм итәчәкләр.
Вакансияләрнең иң якын мини-ярминкәсе 7 августта узачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрне Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)560-88-98. Шулай ук cznkazan.aviansav@tatar.ru электрон почтасы аша да мөрәҗәгатьләр кабул ителә.
Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә 13 августта эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Вакансияләр ярминкәсе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында (Бертуган Касыймов ур., 22/7) узачак. Өстәмә мәгълүматны cznkazan.vahpriv@tatar.ru электрон почтасы һәм телефон: +7(843)224-86-83.
21 августта вакансияләр ярминкәсе Киров һәм Мәскәү районнары буенча филиалда узачак. Теләгән һәркемне Гагарин урамы, 46 адресы буенча көтәчәкләр. Консультацияләр cznkazan.moskir@tatar.ru электрон почтасы һәм +7(843)564-58-72 телефоны аша алып барыла.
22 августта эш урыннарын яңадан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан казанлыларга тәкъдим итәчәкләр. Эш бирүчеләр көнен түбәндәге адрес буенча үткәрәчәкләр: Ибраһимов проспекты, 41.
Шул ук көнне вакансияләр мини-ярминкәсе Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча урнашкан Совет районы филиалында узачак. Аңлатмаларны cznkazan.sovet@tatar.ru электрон почтасы аша яисә +7(843)205-54-53 телефоны аша алырга була.
Барлык чаралар 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак, дип ачыклык керттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе алты ай нәтиҗәләре буенча рекордлы минимумга җитте һәм эш көчләре санының 0,21%ын тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек түбәнрәк.