Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2024, 13:39

Казанлыларга Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең дүрт чарасында эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр

Октябрьдә эш бирүчеләр көннәре һәм буш эш урыннары ярминкәләре шәһәрнең барлык районнарында узачак

Бу айда казанлыларга буш эш урыннары ярминкәләрендә һәм эш бирүчеләр көннәрендә эш эзләүдә ярдәм итәчәкләр. Килүчеләр район предприятиеләрендәге буш урыннар турында беләчәк, шулай ук белгечләрдән консультация алачак.

Якындагы вакансияләр ярминкәсе 8 октябрьдә узачак. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне Гагарин урамындагы 46 нчы йорт адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72. Шул ук филиалда 23 октябрьдә эш бирүчеләр көне узачак.

16 октябрьдә шәһәр халкын Вахитов һәм Идел Буе районнары Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Ул Бертуган Касыймовлар урамындагы 22/7 номерлы бина адресы буенча урнашкан. Консультацияләр +7(843)224-86-83 телефоны аша алып барыла.

Совет районында яшәүчеләргә 23 октябрьдә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Вакансияләр ярминкәсе Р.Зорге урамындагы 102 нче йорт адресы буенча узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга була.

24 октябрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен эш бирүчеләр көне оештырыла. Эш эзләүчеләр Ибраһимов проспектындагы 41 нче йорт адресы буенча эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. Консультацияләр +7(843)560-88-98 телефоны буенча үткәрелә.

Барлык чаралар 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак, дип ачыклык керттеләр идарә тармагы матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе алты ай нәтиҗәләре буенча рекордлы минимумга җитте һәм эшче көчләр санының 0,21% ын тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек кимрәк.
Барлык яңалыклар