Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре шәһәр халкына вакантлы урыннар тәкъдим итәчәк һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). 7-нче апрельдә Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр мини-ярминкәсе уздырачак.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачаклар.
Ярминкә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Исаев урамы, 18 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казан халкының мәшгульлек үзәге сайтында.