В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фильмнарны 3-нче октябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында карарга мөмкин булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). 3-нче октябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр Казанда Үзбәкстан киносы көннәре узачак. Үзбәк режиссерларының иң яхшы фильмнары «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Рәсми ачылыш 3-нче октябрьдә булачак.
Кинокартиналарны Казан тамашачысына Үзбәкстанның мактаулы кунаклары – совет һәм үзбәк театры һәм киносы актеры, Үзбәкстанның атказанган артисты Рәҗәб Адашев һәм кино актрисасы Феруза Сәетова тәкъдим итәчәк.
Татарстан башкаласында 8 үзбәк кинотасмасы тәкъдим ителәчәк: документаль, сәнгать, тарихи, балалар һәм социаль-көнкүреш.
Казанда чара режиссер Умид Хәмдамовның «Горячая лепешка» нәфис фильмын күрсәтү белән башлана. Шул ук көнне тамашачыларга режиссер Хилол Нәсимовның «Жизнь» фильмы тәкъдим ителәчәк.
4-нче октябрьдә үзбәк режиссерларының өч тасмасы тәкъдим ителәчәк: «Берлин-Аккурган» (реж. Зульфикар Мусаков); «Под небом единым» (реж. Джасур Исхаков); «Элпарвар» (реж. Абдувохид Ганиев).
Фестивальнең ябылышында, 5-нче октябрьдә, «Мир» кинотеатрында түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк: «Абдуллажон» (реж. Зульфикар Мусаков); «Самарканд – жемчужина древнего востока» (реж. Джасур Исхаков); «За чертой спокойствия» (реж. Бахриддин Айназаров).
Үзбәкстан киносы көннәре кысаларында барлык сеансларга керү бушлай, дип хәбәр итте оештыручылар.