В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышланган цикл кысаларында оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казанлыларга композитор Нәҗип Җиһанов турында фильм күрсәтәчәкләр. Картинаны бушлай «Мәскәү» мәдәният үзәгендә 24-нче гыйнварда 13.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.
Кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышланган цикл кысаларында оештырылган. Шәһәр халкын республиканың күренекле шәхесләре турындагы картиналар белән ай саен таныштыру планлаштырыла, дип хәбәр ителә «Мәскәү» мәдәният үзәгенең Instagramдагы битендә.