В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия юристлары ассоциациясе белгечләренең консультацияләре читтән торып оештырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). 25-нче июнь көнне Казан Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көненә кушылачак.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә консультация читтән торып биреләчәк. Белгечләргә шалтыратырга һәм сораулар бирергә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр документта күрсәтелгән номерлар буенча мөмкин булачак, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.
Халыкка юридик ярдәмне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе белгечләре, шулай ук Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары күрсәтәчәк.