В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкка консультацияне дистанцион рәвештә бирәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Консультацияләр 9:00 дән 16:30 га кадәр +7(800)201-16-00, +7(843)238-10-00 телефоннары, шулай ук +7(987) 205-00-63 WhatsApp номеры буенча тәнәфессез үткәреләчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.
Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Кабул итү графигы белән биредә танышырга мөмкин.