Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүматны РФ Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында табарга була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казанлыларга 2-нче декабрьгә кадәр җир, милек, транспорт, шулай ук салым агенты тотып калмаган физик затлар кеременә салым түләргә кирәклеген искәртәләр.
Шәһәрлеләр шәхси кабинетта һәм Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә, «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша салым түли алалар. Шулай ук салымнарны түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша да түләргә мөмкин.
Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүматны шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында табарга була.