В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә яктылык тамашасын 17:30–23:00 вакыт аралыгында күзәтергә мөмкин булачак
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы фотосы
Иртәгә, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Казан телеманарасында бәйрәмчә яктылык тамашасы үткәрелә.
Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, казанлыларны трансляция вакытында рус һәм татар телләрендә бәйрәм белән котлаячаклар.
Алдарак Казан халкының һәм башкала кунакларының Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алу мөмкинлеге булуы турында хәбәр ителгән иде.