Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2019, 10:01

Казан яшьләрен IX Республикакүләм “Безнең Татарстан” форумында катнашырга чакыралар

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Казанлыларны IX республикакүләм “Безнең Татарстан” яшьләр форумында катнашырга чакыралар. Форум яшьләр өчен ел саен уздырыла торган төп мәйданчык булып тора, биредә үз идеяңне яки проектыңны тәкъдим итәргә һәм якларга, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр табарга, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме алырга мөмкин.

Форум ел саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2019 елда форум тугыз тематик мәйданчыкта узачак: “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура территориясе”, “Мәдәният һәм сәнгать территориясе”, “Эшкуарлык территориясе”, “Мәрхәмәтлелек территориясе”, “Ситуация үзәкләре элементлары территориясе”, “Спорт территориясе”, “Кече ватан территориясе”, “Гражданлык җәмгыяте территориясе”.

Иң яхшы яшьләр проектлары һәм идеяләре Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашлыгында узачак форумның финал күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, шулай ук алга таба алып бару һәм профильле министрлыклар белән ведомстволар тарафыннан ярдәм алу өчен яшьләр проектлары реестрына кертеләчәк. Форум “іВолга”, “Мәгънәләр территориясе”, “Таврида” кебек федераль форумнарда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан иң яхшы проектларны сайлап алу буенча төп мәйданчык булып тора.

Форумда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге проект һәм идея авторлары катнаша ала. «Яшь галимнәр» категориясенә караган затлар форумда 35 яшькә кадәр катнаша ала.

Гаризаларны теркәү 2019 елның 25-нче февраленнән 25-нче мартына кадәр форумның рәсми сайтында www.forumtatarstan.com башкарыла . Форум нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар