Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2026, 09:16

«Хәерле сәгатьтә, әйдаман!»: җәйге лагерьларда эшләү өчен «Ял» шәһәр үзәге базасында 200 әйдаман белем ала

Иң яхшы әйдаманнар балалар лагерьларына эшкә урнаштырылачак

Фото Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан тәкъдим ителә

Казанның «Ял» шәһәр үзәге базасында «Әйдаманнар уты» дигән әйдаманнар мәктәбенең 10 нчы сезоны ачылды. 19 февральдә башланып киткән белем бирү чараларында 200 кеше катнаша. Аларның иң яхшыларына инде быел ук балалар лагерьларында эшләү мөмкинлеге бирелә.

144 академик сәгатькә исәпләнгән әзерлек программасы федераль стандартларга нигезләнә. Курсларда катнашучылар тарих һәм педагогика, яшь үзенчәлекләре психологиясе, балалар белән эшләүнең норматив-хокукый базасы кебек җитди фәннәр өйрәнә.

Белгечләрне лагерьларга әзерләгәндә алырның лидерлык сыйфатларына, Отряд белән уңышлы идарә итү, балаларны мотивацияләү, низагларны һәм балалар арасында бер-берсен кимсетү очракларын булдырмый калу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Укытуның гамәли өлешендә студентларны чаралар эшләргә, отрядның эш планын һәм лагерь күләмендә уздырыла торган актив кичәләр үткәрергә өйрәтәләр.

17–19 апрель көннәренә билгеләнгән күчмә чара студентларны эшкә әзерләүнең финал этабы булып тора. Уку нәтиҗәләре буенча булачак әйдаманнар имтихан тапшырып, соңрак аларның иң яхшылары «Ял» үзәге лагерьларына эшкә урнаштырыла.

«Әйдаманнар уты» әйдаманнар мәктәбенә 2016 елда нигез салынган. Тугыз ел эшләү дәверендә проект 1,1 меңнән артык белгеч әзерләгән, аларның 90 проценты балалар ялы өлкәсендә уңышлы эш башлаган.
Барлык яңалыклар