В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы әйдаманнар балалар лагерьларына эшкә урнаштырылачак
Фото Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
144 академик сәгатькә исәпләнгән әзерлек программасы федераль стандартларга нигезләнә. Курсларда катнашучылар тарих һәм педагогика, яшь үзенчәлекләре психологиясе, балалар белән эшләүнең норматив-хокукый базасы кебек җитди фәннәр өйрәнә.
Белгечләрне лагерьларга әзерләгәндә аларның лидерлык сыйфатларына, отряд белән уңышлы идарә итү, балаларны мотивацияләү, низагларны һәм балалар арасында бер-берсен кимсетү очракларын булдырмый калу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Укытуның гамәли өлешендә студентларны чаралар эшләргә, отрядның эш планын һәм лагерь күләмендә уздырыла торган актив кичәләр үткәрергә өйрәтәләр.
17–19 апрель көннәренә билгеләнгән күчмә чара студентларны эшкә әзерләүнең финал этабы булып тора. Уку нәтиҗәләре буенча булачак әйдаманнар имтихан тапшырып, соңрак аларның иң яхшылары «Ял» үзәге лагерьларына эшкә урнаштырыла.
«Әйдаманнар уты» әйдаманнар мәктәбенә 2016 елда нигез салынган. Тугыз ел эшләү дәверендә проект 1,1 меңнән артык белгеч әзерләгән, аларның 90 проценты балалар ялы өлкәсендә уңышлы эш башлаган.