Бу номинациядә бөтен дөньядан 35 объект тәкъдим ителгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казан «Замбези елгасы» зоопаркы НОПРИЗ халыкара профессиональ бәйгедә иң яхшы гамәлгә ашырылган ял һәм туризм проекты дип танылды. Бу номинациядә бөтен дөньядан 35 объект тәкъдим ителгән.
Конкурста барлыгы 24 номинациядә 996 проект тәкъдим ителде, аларның 53-е – чит ил катнашучыларыннан, 574-е – 60 Россия һәм 8 чит ил профильле югары уку йортлары яшь архитекторлары, студентлары һәм аспирантларыннан. Казаннан 6 проект тәкъдим ителде. Конкурс комиссиясен НОПРИЗ президенты, Россиянең халык архитекторы, РАХ һәм РААСН академигы Михаил Посохин җитәкләде.
Анда алдынгы тармак югары уку йортлары, фәнни һәм профессиональ проект-тикшеренү һәм төзелеш оешмалары, аларның берләшмәләре, Россия һәм чит илләр җәмәгатьчелеге һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты, дип хәбәр иттеләр «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесендә.
Исегезгә төшерәбез, Казан зоопаркын реконструкцияләү турында карар 2014 елда кабул ителде. Объектның проектын төзүче «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе булды. Эшләрнең беренче этабы үз эченә «Замбези елгасы» территориясен төзүне алды. Бу – 6,7 гектар территориядә Африка хайваннары гына күрсәтелгән уникаль экспозиция. «Замбези елгасы» 2019 елда ачылды. Хәзер зоопаркта 127 төрдәге хайван яши.