Җиңү өчен 80-нән артык илдән килгән командалар катнашучылары көч сынаша.
Фото: mon.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган Илдар Гайнуллин XXXII Халыкара информатика олимпиадасының алтын медаленә лаек булды.
Олимпиада 14-23-нче сентябрьдә онлайн режимда уза, оештыручы ил буларак Сингапур чыгыш ясый. Җиңү өчен 80-нән артык илдән килгән командалар катнашучылары көч сынаша. Илдар Гайнуллиннан тыш Россияне Санкт-Петербургтан Андрей Ефремов, Мәскәүдән Егор Лифарь һәм Семен Савкин тәкъдим итә.
Ике сынау туры 16-нчы һәм 19-нчы сентябрьдә узды. 21-нче сентябрьдә апелляция чаралары узачак.
Сынаулар нәтиҗәләре буенча Илдар Гайнуллин XXII Халыкара информатика олимпиадасының алтын медаленә ия булды. Ахыргы нәтиҗәләрне рәсми ябылу тантанасында 23-нче сентябрьдә игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.