В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә чемпионатның турнир таблицасында “УНИКС” 6-нчы урында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Кичә Казанның “Баскет-холл” спорт аренасында “УНИКС” Саратовның “Автодором”ын 76:63 исәбе белән җиңде. Бу – Казан командасы өчен 5-нче октябрьдә старт алган “ВТБ Бердәм Лигасы” кысаларындагы беренче уен булып тора.
Бүгенге көндә чемпионатның турнир таблицасында “УНИКС” 6-нчы урында.
“УНИКС”ның“ВТБ Бердәм Лигасы” кысаларындагы киләсе уены 14-нче октябрьдә Казанда 18.00 сәгатьтә булачак. “Баскет-холл” аренасында алар бүгенге көн лидерлары – “Локомотив-Кубань” белән күрешәчәк.
10-нчы октябрьдә казанлылар “Европа кубогы”нда Татарстан башкаласында “Ритас” (Вильнюс) белән очрашачак. Бүгенге көндә безнең баскетболчылар үз төркемнәрендә лидер булып торалар.