Матч-реванш 6-нчы ноябрьдә казанлыларның үз мәйданчыгында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Казан УНИКСы Италиянең «Брешия» командасы белән үз мәйданчыгында очрашуга әзерләнә. 6-нчы ноябрьдә баскетболчылар Европа Кубогының бу сезонында икенче тапкыр очрашачаклар.
Бүген Казан клубы, 5 уенда 4 җиңү яулап, чемпионат буенча барлык көндәшләрен узып китте. Команда җиңелгән бердәнбер очрак – Кубокны ачу матчында хәзерге көндәшенә - Италиянең «Брешия» командасына каршы матчта җиңелүе.
Матч-реванш 6-нчы ноябрьдә «Баскет-холл»да 19.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә УНИКС сайтында.