Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2019, 14:50

Казан уикенды: Йокы көне, спорт чемпионатлары һәм лекцияләр

Атналык афиша казанлыларга һәм шәһәр кунакларына мавыктыргыч күңел ачулар тәкъдим итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казанга акрынлап язгы һава торышы килә башлады. Синоптиклар фаразлаган көндезге уңай температуралы ял көннәрендә казанлыларга бик күп чаралар тәкъдим ителә, шул исәптән саф һавада үткәрелә торганнары да байтак. Лаеклы ял көннәрен кайда үткәрергә – йокы көненә барыргамы, Казахстан киносы фестивален тамаша кылыргамы, чаңгы узышы, картинг буенча чемпионат яки чаңгыда спринтер йөгерүенә багышларгамы? Ә, бәлки, үз шәһәрендә турист буларак сәяхәт кылыргадыр? Атналык афиша казанлыларга һәм шәһәр кунакларына мавыктыргыч күңел ачулар тәкъдим итә.

Йокы көне

16-нчы март, 11.00, 14.00 һәм 17.00 сәгатьтә

Бу шимбәдә Казанда Бөтендөнья йокы көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәрнең сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә бу көнне белем бирү һәм тематик мастер-класслар һәм лекцияләр узачак, биредә шәһәрлеләргә кеше сәламәтлеге һәм гомеренең ни өчен сыйфатка турыдан-туры бәйле булуы турында сөйләячәкләр.

Бөтендөнья йокы көненә багышланган чаралар кысаларында мастер-класс һәм лекцияләрдә катнашучылар йокы бозылу сәбәпләре белән бәйле төрле сорауларны кузгатачак: медицина, мәгариф, социаль аспектлар.

Бөтендөнья йокы көне «Сәламәт йокы: ни өчен ул сәламәтлек өчен бик мөһим һәм безгә яхшы йокларга нәрсә комачаулый?» лекциясе белән башлана, чара шәһәрнең берничә сәүдә үзәгендә узачак. лекция 11.00 сәгатьтә Җиңү пр., 141; 14.00 сәгатьтә Ибраһимов пр., 56; 17.00 сәгатьтә Петербург ур., 1 адресы буенча башлана.

Моннан тыш, Казанның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә белем бирү һәм тематик мастер-класслар оештырылачак: ком белән рәсем ясау, йога, үләннәр белән саше, музыка коралларында уен һәм башка бик күп чаралар. Теләкләре булган кешеләр «Артериаль гипертониягә – юк!», «Минем авырлыгым – барысы да тәртиптәме?» акцияләрендә катнаша һәм кан басымы белән тән массасын үлчәтә алалар.

Скандинавия йөреше буенча йөгереш

16-нчы март, 12.00 сәгатьтә

Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы ярыш узачак. Катнашучылар ике дистанциянең берсен – йөреш техникасын үтәп 1,3 яки 5 чакрым араны үтәчәкләр. Һәр катнашучыны үзенең уникаль номеры һәм диплом көтә. Җиңүчеләргә призлар тапшырылачак.

Йөрештә катнашучыларга махсус таяклар белән уңайлы киемдә килергә кирәк. Чара 12.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.

«Төсле тормыш» күргәзмәсендә «Сакчылар» перфомансы

16-нчы март, 14.00 сәгатьтә

«Хәзинә» галереясындагы Владимир Гурьяновның «Төсле тормыш» күргәзмәсендә «Пантера» камера балеты Наил Ибраһимовның «Сакчылар» спектакле фрагментлары нигезендә перфоманс башкарачак.

Владимир Гурьяновның рәсем сәнгате күргәзмәсе киңлегендә перформанс картинада һәм кеше тәнендә төсләр хәрәкәте арасында көчәнеш кыры булдырырга тиеш. Перфомансны караганнан соң, хәзерге сәнгатьнең ике теле – сынлы һәм хореография теле буенча фикер алышу булачак.

Казанлыга ничек үзенең шәһәрендә турист булырга

16-нчы март, 15.00 сәгатьтә

Республика яшүсмерләр китапханәсендә экскурсовод һәм тарихчы Лилия Кәлимуллина казанлыларга үз шәһәрләрендә ничек турист булып булуы турында сөйләячәк. Шулай рәвешле очрашу кунаклары яшерен маршрутлар, шәһәрне ничек мөстәкыйль өйрәнү һәм экскурсовод булу турында беләчәкләр.

Казахстан киносы көннәре

16-нчы һәм 17-нче март

«Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасында Казахстан киносы көннәре уза. Казанлылар «Алтын тәхет» (16-нчы март, 18.30 сәгатьтә) тарихи фильмын, артист һәм музыкант-виртуоз Амре Кашаубаев турындагы «Амре» нәфис фильмын бушлай карый алачак (16 март көнне 21.00 дә). 17-нче март көнне 15.30 сәгатьтә халыкара кинофестивальләрдә күп бүләкләр алган «Оралман» социаль драмасы күрсәтеләчәк. 17.30 сәгатьтә казанлылар егерменче гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән «Талан» тарихи драмасын күрә алачак.

Картинг буенча Татарстан чемпионаты

17-нче март, 14.00 сәгатьтә

«Хезмәт резервлары» стадионында Россия һәм Татарстан пилотлары Rotax Max классында картинг буенча ТР Кышкы чемпионатының финал ярышларында катнашачак. Турнир стадионның ясалма бозында узачак, бу ярышларны тагын да кызыклырак итәчәк.

Red Bull Супер 100 спринтер чаңгы ярышы

17-нче март, 17.40 сәгатьтә

Бу якшәмбе көнне Казанга Red Bull Супер 100 спринтер ярышына бөтен илдән чаңгычылар киләчәк. Ярышлар Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырыла. Ярышларда 200-гә якын спортчы катнаша.

Ул ике этаптан торачак. Башта барлык катнашучылар да квалификация дистанцияне – 100 метр араны узачак, шуннан соң иң яхшы 30 спортчы төп ярышларга чыгачак. Ярышлар 17.40 сәгатьтә башлана.

Ярышларның финал өлеше 19.00 сәгатьтә старт ала һәм ясалма яктыртылыш белән узачак. Катнашучылар, алдан бүленгән челтәр нигезендә, 6 кешеләп йөгерә башлаячак.

«Стивен Хокинг галәме» – «Бөтен барлыкның теориясе» циклы лекциясе

17-нче март, 18.00 сәгатьтә

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Стивен Хокинг галәме» – «Бөтен барлыкның теориясе» циклының өченче лекциясе узачак. Аны Казан федераль университетының Физика институты аспиранты Дмитрий Грошев укый. Очрашуда катнашучылар квант механика берләшмәсен һәм гомуми чагыштырмалылык теориясен берләштерү тәҗрибәләре буенча фикер алышачак. Галим аларга гомеренең соңгы 40 елын багышлаган.

Барлык яңалыклар