В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның беренчесе Борынгы Греция һәм Рим сәнгатенә багышланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казан яшь тамашачы театры «А»дан «Я» кадәр театрның популяр тарихы» дигән лекцияләр циклы оештыра. Алар 12 яшьтән узган тыңлаучылар өчен ай саен үткәреләчәк.
Лектор буларак филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко чыгыш ясаячак.
Беренче лекция 28 нче февральдә 19:00 сәгатьтә була, аның темасы антик театр булачак. Катнашучылар грек һәм Рим театры тарихы, галимнәр һәм язучылар турында беләчәк. Керү билетлар һәм «Пушкин картасы» буенча башкарылачак.