В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Режиссерлар мәктәп программасы әсәрләре буенча спектакльләр куячаклар, аларны сәхнәдән тыш күрсәтергә мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
Лаборатория Татарстан башкаласында 3-9 нчы июльдә эшләячәк. Анда өч Россия режиссеры катнашачак. Владимир Данай «Дом с мезонином» спектакленең (Антон Чехов буенча) эскизын, Юрий Печенежский «Барышня-крестьянка» (Александр Пушкин буенча) эскизын, Дмитрий Хохлов «Темные аллеи» (Иван Бунин буенча) эскизын әзерләячәк. Алар театрның төрле урыннарында барлыкка киләчәк, ә спектакльләр 9 нчы июльдә күрсәтеләчәк. Аларга керү теркәлү буенча булачак, ул театр сайтында спектакльләр күрсәтелгән көннәр җитәрәк ачылачак, дип хәбәр иттеләр Яшь тамашачы театры матбугат хезмәтендә.
«Мәктәп тактасы янындагы театр» проекты – театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский идеясе. Лабораториянең кураторы булып Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Радион Букаев тора, ул 2015 елда Казанда «Мәктәп тактасы янындагы театр» лабораториясендә катнашкан булган.