Шәһәр халкы «Здесь был Кай» спектакле премьерасы турында педагоглар һәм психологлар белән фикер алыша алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). 30 нчы сентябрьдә Казан яшь тамашачы театры рәсми рәвештә 90 нчы юбилей сезонын ачачак. Бу көнне яңа портрет галереясы тәкъдим ителәчәк, «Здесь был Кай» спектакленең премьерасы һәм даими тамашачыларны бүләкләү булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
18:30 сәгатьтә режиссер Артем Устиновның Артатерина Тимофеева пьесасы буенча куелган спектакле башлана, ул якыннарын югалтуга һәм бу травма белән эшләүгә багышлана. Спектакль Ганс Христиан Андерсенның «Кар патшабикәсе» әкиятенең таныш сюжетын яңарта һәм анда актуаль, социаль әһәмиятле проблемалар таба. Режиссер һәм артистлар беренче тапкыр югалту белән очрашкан бала белән нәрсә булуы турында уйланалар.
Күрсәтүдән соң педагоглар, «Ышаныч» психология үзәгенең психологы һәм яшьләр белән эшләү буенча белгече Елена Страхова һәм «Лизалерт» ирекле эзләү-коткару отряды матбугат хезмәте җитәкчесе Адриана Расписна катнашында фикер алышу планлаштырыла. Тамашачылар сораулар бирә һәм тәэсирләре белән уртаклаша алачак.