Мошенниклар егет исеменә кредит рәсмиләштерелгәнен әйтә, һәм санкцияләнмәгән операцияне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанның бер югары уку йортында белем алучы 24 яшьлек студент банк хезмәткәрләренә 180 мең сум акча күчергән. Телефоннан аңа аның исеменә кредит алулары турында хәбәр иткәннәр. Санкциясез операцияне гамәлдән чыгару өчен, «көзгеле кредит» алырга кирәк, дип аңлата җинаятьчеләр. Егет мөрәҗәгать иткән «Гвардия» полиция бүлегендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең шартларын ачыклый.
Казан студенты хокук саклау органнарына 4-нче февральдә мөрәҗәгать иткән. Ул ике көн элек телефонга билгесез кешедән шалтырату килүе турында сөйләгән. Ир-ат үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм студентка кредит рәсмиләштергәннәр, дип хәбәр иткән. Егет мошенник белән түгел, ә нәкъ менә банк хезмәткәре белән сөйләшүен ничек раслый ала, дип ачыклык кертмәкче була. Шалтыратучы аңа банкның рәсми сайтына керергә һәм аның номерын сәхифәдә күрсәтелгән номер белән чагыштырырга киңәш итә. Зыян күрүче шулай эшли һәм үзенең чыннан да финанс оешмасы хезмәткәре белән сөйләшүенә ышана.
Аннары шалтырату яңадан адреслана һәм мөрәҗәгать итүче белән кыз сөйләшә башлый. Аның сүзләренчә, санкцияләнмәгән операцияне блоклау өчен зыян күрүчегә мобиль банкка кереп, «көзгеле кредит» рәсмиләштерергә кирәк булган. Егет барлык яңгыраган инструкцияләргә иярә һәм 180 мең сум күләмендә кредит ала. Аннары банкомат аша ул акчаларны ала һәм кыз атаган номерга күчерә. Шуннан соң аңа икенче көнне банкның теләсә кайсы бүлегеннән рәсмиләштерелгән кредитны каплау турында белешмә алырга мөмкин булачак, диделәр.
Өйгә кайткач, егет бу хәлне әти-әнисенә сөйләп бирә. Алар аңа үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаталар.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре казанлыларны таныш булмаган затлардан килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә чакыра. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Шулай да мошенникларның хәйләләренә эләккәннәрне кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.