Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2019, 10:51

Казан студенты Азиз Мамедов Татарстанның Ел волонтеры булды

Быел премия Kazan Volunteers хәрәкәтенең 10 еллыгына багышланган иде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Алинә Бережная). Казан дәүләт энергетика университеты студенты Азиз Мамедов Татарстанның Ел волонтеры булды. Премияне тапшыру тантанасы Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узды. Быел премия Kazan Volunteers хәрәкәтенең 10 еллыгына багышланган иде.

Азиз Мамедовка 21 яшь, волонтерлар хәрәкәтендә ул өч ел. Шушы вакыт эчендә ул 56 чарада катнашкан, аларның иң масштаблылары – 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2019 елгы Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45-нче дөнья чемпионаты. Азиз тарафыннан эшләнгән волонтерлык сәгатьләренең гомуми саны 1768 тәшкил иткән, аларның 657-се 2019 елга туры килә. «Волонтерлык - ул яшәү рәвеше, даими рәвештә яңа эмоцияләр, аралашу һәм гаять зур тәҗрибә, һәр чара уникаль һәм зур тырышлык таләп итә», – дип саный Азиз Мамедов.

Быел WorldSkills чемпионатында Азиз транспорт белән тәэмин итү өчен җавап биргән – шаттлларның җәдвәл буенча йөрүләренә, кунакларга «Казан Экспо»да ярышлар мәйданчыгына кадәр барып җитәргә ярдәм итүенә булышкан. «Ел волонтеры» исеме – ул, барыннан да элек, зур җаваплылык һәм алга таба үсеш өчен көчле стимул. Бу юнәлештә үсәсем һәм дөньядагы иң зур ярышларда катнашасым килә», – дип үз планнары турында сөйләде Азиз Мамедов. Казан студентының 2020 елда Футбол буенча Европа чемпионатында волонтер булып эшләү хыялы бар.

Тантанада шулай ук «Һәрвакыт әзер!», «Ел ачышы», «Ел тим-лидеры», «Көмеш волонтер» һәм 2019 елгы WorldSkills Kazan 45-нче дөнья чемпионатын оештыруга зур өлеш керткән волонтерларны бүләкләделәр.

Бүген Татарстанда 46 меңнән артык волонтерны берләштергән 900-ләп оешма исәпләнә.
Барлык яңалыклар