В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Байдарка һәм каноэларда ишү буенча халыкара ярышларда 500 дән артык кеше катнашты.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Казан спортчысы Роман Родионов «Кубок доброй воли» халыкара турнирында барлык дәрәҗәдәге медальләр яулады. Ярышлар Россия, Беларусия, Үзбәкстан, Төркия һәм башка илләрдән 500 дән артык спортчыны берләштерде.
Роман Родионов Россиянең юниорлар җыелма командасы составында чыгыш ясады. Дүрт урынлы байдаркаларда 500 метрга ишүдә ул алтын медаль яулады. Казан спортчысы 200 метрга ике урынлы байдаркаларда ишү буенча көмеш медаль алды. Ике урынлы байдаркаларда катнаш узышта шундый ук дистанциядә Роман Родионов өченче булды.
Спортчы ишкәкле спорт төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә Игорь Герасимов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Турнир 6-10 нчы сентябрьдә Россия башкаласында «Мәскәү» ишү каналында узды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.