Ике көн эчендә ярышларда катнашучылар бер меңнән артык партия уйнады.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Казан спортчысы Илья Шикшин Кытай илчесенең вэйци (го) буенча X Кубогы җиңүчесе булды. Ике көн эчендә ярышларда катнашучылар бер меңнән артык партия уйнады.
Чемпионат финалында Илья Шикшин Казанның тагын бер спортчысы Александр Динерштейн белән очрашты. Партиянең 59 нчы минутында И.Шикшин җиңүгә иреште, уңышлы алым аркасында уен җиңү белән тәмамланды.
«Туры телеэфирда уйнау башкача, әмма дулкынлануны җиңеп, нәтиҗәдә көчле көндәшне җиңә алдым», - дип уртаклашты И.Шикшин. Хәзер уенчылар киләсе ярышларга әзерләнә – тиздән Санкт-Петербургта Россия чемпионаты узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Илья Шикшин – Россиянең атказанган спорт мастеры, 4 нче һөнәри данга (разрядка) ия, сигез тапкыр Европа чемпионы һәм го буенча тугыз тапкыр Россия чемпионы, җиде тапкыр Россия Кубогы иясе.
Кытай илчесенең X Кубогы ярышлары Мәскәүдә 29-30 нчы октябрьдә узды. Кытай Халык Республикасы илчелегенең ел саен катнашуы ярышларның тагын да яктырак, масштаблы һәм истә калырлык булуына ярдәм итә. «Парк Хуамин» бизнес-үзәгендә узган мастер-классларда тамашачылар үзләренең беренче партияләрен уйный, каллиграфия нигезләренә өйрәнә һәм чәй церемониясе белән ләззәтләнә алдылар. Го уенын тарату – Россия белән Кытай арасында мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итүнең бер юнәлеше.