Спортчы – турнирның алтын медален яулаган беренче татарстанлы.
Фото: Физкультура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март, Дмитрий Никитин). Казан спортчысы Илья Савин алтын медаль яулады һәм 60 кг авырлык категориясендә каратэ – WKF Олимпия версиясе буенча Россия Кубогы җиңүчесе булды. Ярышлар 28 нче марттан 30 нчы мартка кадәр Төмәндә узды. Турнирда илнең 28 төбәгеннән спортчылар катнашты.
Казан каратисты дүрт ярыш үткәрде. Беренчесендә һәм икенчесендә ул Санкт-Петербург һәм Томскидан әйдәп баручы спортчыларны отты, өченче сугышта – Пензадан Россия чемпионатының көмеш призерын, ә финалда Курган өлкәсе спортчысы Никита Стрелковны җиңде.
Илья Савин тәҗрибәле тренер Искәндәр Шагин җитәкчелегендә «Ак Бүре» физкультура-спорт җәмгыятенең спорт мәктәбендә шөгыльләнә, Россиянең спорт мастеры һәм каратэ буенча илебез җыелма командасы әгъзасы булып тора. Үз чыгышларында каратист бик яхшы техника һәм сугуларның югары тизлеген күрсәтә. Спортчы копилкасында бик күп бүләкләр һәм медальләр бар. Илья – Россия беренчелекләре һәм чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры, 2020 елгы Европа чемпионатында бронза медаль алган.
«Спортчының нәтиҗәләре безнең мәктәпнең генә түгел, Казанның, республиканың һәм бөтен илнең горурлыгы булып тора. Россия Кубогыннан әйләнеп кайтканнан соң Илья Россия чемпионаты тренировка җыеннарында катнашачак. Шулай ук шәһәр һәм республика җитәкчелегенә спортчыларыбызның ярышларга баруларын оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип ассызыклады «Ак Бүре» спорт мәктәбе директоры Павел Никулин.
Физик культура һәм спорт комитетында билгеләп үтүләренчә, әлеге казаныш Татарстан өчен аеруча әһәмиятле, чөнки Илья Савин республикада каратэ буенча Россия Кубогын откан беренче спортчы булды.