В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21–23 ноябрьдә Циндаода яшүсмерләр өчен Кытай-Россия халыкара ярышлары узды
Мәгариф идарәсе фотосы
Казанның Лицей-инженерлык үзәгенең 8 сыйныф укучысы Даниил Федотов яшүсмерләр өчен уздырылган Халыкара Кытай – Россия ярышларында «Күк остасы – дроннар ярышы» юнәлешендә икенче урынны яулады. Ярышлар 21–23 ноябрьдә Циндао шәһәрендә Кытай-Россия сәнәгать технологияләре конкурсы кысаларында узды.
Россия һәм Кытайдан яшь инженерларны җыйган турнирда Татарстанны халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Лаеш техник-икътисадый техникумы һәм Лицей-инженерлык үзәге командалары тәкъдим итте.
Совет районы Лицей-инженерлык үзәгенең 8 «Б» сыйныфы укучысы Даниил Федотов, «Күк остасы – дроннар ярышы» юнәлешендә югары нәтиҗә күрсәтеп, икенче дәрәҗә призер булды. Пилотсыз очкычларны очырту белән ул директорның технологик белем бирү буенча урынбасары, өстәмә белем бирү педагогы Никита Ильин җитәкчелегендә инде ике ел шөгыльләнә.
Ярышлар Шанхай хезмәттәшлек оешмасының фәнни-техник һәм инновацион хезмәттәшлек үзәге базасында узды. Катнашучылар өчен катлаулы һава трассасы җиһазландырылган иде, анда пилотсыз очкычларның очу тизлеге генә түгел, ә барлык маневрларны үтәү төгәллеге дә бәяләнде.
Ярышлардан тыш, балалар бай мәдәни-мәгариф программасында да катнаштылар. Алар Цзяочжоу һөнәри белем бирү үзәгенең пилотсыз системалар буенча мәйданчыгында һәм Циндаоның иртә балачак югары педагогика көллиятендә булдылар.
Казан укучыларын мондый халыкара стартларга әзерләү системалы рәвештә алып барыла.
«Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектлары кысаларында шәһәрнең алты мәгариф учреждениесе базасында махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылды – бу 179 нчы һәм 6 нчы гимназияләр, 35 нче һәм 83 нче лицейлар, Лицей-инженерлык үзәге һәм Б.Кузнецов исемендәге Кадет интернат-мәктәбе. Биредә 7–11 сыйныфларда махсус әзерлек үткән 24 педагог җитәкчелегендә 780 укучы белем ала.
Моннан тыш, мәктәпләрдә «Дроннар мәктәбе», «Спорт очу аппараты хәрәкәте белән идарә итү», «Пилотсыз очкыч аппаратын эшләү» һәм «Пилотсыз очкыч аппаратын программалаштыру» кебек профильле юнәлешләр буенча түгәрәкләр бар, бу исә балаларга кечкенәдән үк заманча технологияләр белән эшләү күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.