Үз куллары белән 20 дән артык дрон җыйган
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август). Казанның 6 нчы гимназиясе укучысы Булат Нургалиев Россиядә иң яшь дроннар операторы булды. Ул «Архипелаг-2023» проект-белем бирү интенсивында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Татарстан укучысы конкурс трассасын башкалардан тизрәк үтә алган, импровизацияләнгән өч самолетны бәргән һәм тугыз кубок һәм медаль иясе булган.
KZN.RU порталының Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Булат Нургалиев һәрвакыт пилот булырга хыялланган, ул дроннарны очырту белән өч ел элек кенә мавыга башлаган. Үз куллары белән укучы 20 дән артык очу аппаратын җыйган.
Үзләре ясаган пилотсыз авиация ярышлары 28 нче июльдән Новосибирскида узды. Анда 14-65 яшьлек 1,5 мең кеше катнашты.