Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь). Казанның Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Роман Трапезников финанс куркынычсызлыгы буенча икенче Халыкара олимпиада финалисты булды. Соңгы этап хәзер Сочида, «Сириус» мәгариф үзәгендә уза.
Олимпиада финалында катнашучылар өчен панель дискуссияләр, күргәзмә, спорт чаралары, семинарлар, практикумнар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, дебатлар һәм иҗади очрашулар оештырылды. Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм студентларның эш бирүчеләр һәм чакырылган экспертлар белән очрашу мөмкинлеге булачак.
Олимпиаданың йомгаклау этабы иртәгә, 14 нче октябрьдә тәмамланачак. Интеллектуаль ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына кергәндә аерым хокуклар, Росфинмониторингта һәм башка оешмаларда стажировка узу мөмкинлеге алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.