Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2024, 14:10

Казан укучысы бердәм дәүләт имтиханында өч фән буенча 300 балл җыйган

Барлыгы республика буенча йөз баллы нәтиҗәләр саны 2023 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан

Татарстанда быелгы 324 чыгарылыш сыйныф укучысы максималь балларга бердәм дәүләт имтиханын тапшырды: 302 кеше – бер фәннән 100 балл, 20 укучы – ике фәннән һәм тагын ике унберенче сыйныф укучысы өч фәннән өч йөз балл алды. Моннан тыш, узган елларны тәмамлаган 18 укучы иң югары бәяләрне алды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Быел БДИ тапшыруның һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының төп чоры 23 нче майдан 21 нче июньгә кадәр дәвам итте. Үз белемнәрен 15 мең 842 укучы тикшергән, шуларның 14 мең 620 кеше 2024 елда мәктәпне тәмамлаган. Дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры 4 нче сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр планлаштырылган.

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында уртача балл Россия күрсәткечләреннән шактый югары

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, республикада бердәм дәүләт имтиханында барлык фәннәр буенча уртача баллар илдәгегә караганда югарырак. Чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз теле һәм рус әдәбиятыннан аттестацияләрдә югары бәя алдылар, ә минималь баллар география, тарих һәм биология фәннәреннән булды.

Шул ук вакытта Татарстанда 2024 ел тәмамлаучыларының билгеләре 2023 ел белән чагыштырганда күпчелек фәннәр буенча яхшырды: профильле математика (+7,19), әдәбият (+5,41), физика (+9,52), биология (+3,49). Өч фән искәрмә булды: рус теленнән – 4,27 баллга, җәмгыять белеменнән – 0,75 кә, информатикадан 1,69 баллга кимеде. «Гомумән алганда, 11 сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре мәктәпләр һәм муниципаль органнар тарафыннан системалы эш алып барылуын күрсәтә», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры.

2024 елгы имтихан кампаниясенең төп үзенчәлеге — 4 һәм 5 июльдә өстәмә чорда бер фәннән имтихан тапшыру мөмкинлеге. Үз нәтиҗәләрен 1832 чыгарылыш сыйныф укучысы яхшыртырга карар кылды. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, күпчелек фәннәр буенча кабат тапшыру нәтиҗәләре буенча уртача балл арткан.

Шул ук вакытта республикада узган ел белән чагыштырганда рус теле һәм математикадан минималь баллар җыя алмаган укучылар саны күбрәк – өстәмә чорда имтиханнарны 53 кеше кабат тапшырачак.

Казан мәктәпләренең ун укучысы бердәм дәүләт имтиханында ике фән буенча 200 балл алды

Илсур Һадиуллин белдергәнчә, Татарстан быел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Республикада йөз балл җыючылар саны 2023 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан.

Татарстанда ике фән буенча иң күп баллны 20 кеше җыйды, алар арасында Казанның ун уку йортын тәмамлаучылар да бар. Балалар түбәндәге фәннәр буенча иң югары билгеләр алдылар: профильле математика, физика, химия, информатика, рус теле, рус әдәбияты, инглиз теле.

Өч фән буенча 300 баллны ике кеше җыйды, шул исәптән Казан чыгарылыш сыйныф укучысы да. 18 нче мәктәп укучысы Полина Романенко рус теле, әдәбияты һәм тарих буенча имтиханда максималь нәтиҗәләргә иреште.

Быел алтын медаль белән бүләкләнүчеләрнең өлеше узган ел белән чагыштырганда элеккечә калды – I дәрәҗәдәге «Укуда аерым уңышлары өчен» бүләген 1785 чыгарылыш сыйныф укучысы алды. Моннан тыш, 2024 елда II дәрәҗәдәге «Укуда аерым уңышлары өчен» медален тапшырдылар. Аны 1433 кеше алган.

«Көмеш медальне гел 5-ле билгеләренә генә тәмамлаган һәм икедән дә артык 4-ле билгесе булмаган, шулай ук рус теле һәм фән буенча бердәм дәүләт имтиханында ким дигәндә 60 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырдылар», – дип аңлатты ТР Мәгариф һәм фән министры.

Быел уку йомгаклары буенча яхшы билгеләре генә булган аттестат һәм медаль 3218 чыгарылыш укучысына бирелде. 116 кеше бүләк алу хокукын расламады, узган ел бу сан күбрәк иде – 208 чыгарылыш укучысы.

Төп дәүләт имтиханында катнашу өчен Татарстанның 43 мең 809 тугызынчы сыйныф укучысы теркәлгән

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт мәҗбүри имтихан тапшырдылар: рус, математика һәм сайлап алу буенча ике фән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары рус телен һәм математиканы гына тапшыра ала иде.

Үз белемнәрен 43 мең 809 чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән 1 меңгә якын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тикшергән. Шулардан төп дәүләт имтиханын 43 мең 4 кеше тапшырган, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын – 805 бала. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучылар саны 2023 ел белән чагыштырганда 3,5 мең кешегә арткан.

Иң югары нәтиҗәләрне чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм биология буенча, ә иң түбән нәтиҗәләрне җәмгыять белеме һәм химия буенча күрсәттеләр. Математика һәм рус теле буенча нәтиҗәләр узган ел белән чагыштырганда элекке дәрәҗәдә калды.

«Безнең һәрберебез өчен бу әһәмиятле нәтиҗә, чөнки математика, физика, биология илнең инженерлык киләчәгенең нигезен тәшкил итә. Монда безнең укытучыларның өлеше зур», — диде Илсур Һадиуллин.
Барлык яңалыклар