Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2022, 10:45

Казан укучысы Артур Лукьянов Илкүләм технологик олимпиада призеры булды

Сынауларда катнашучылар энергетика предприятиесенә хакер һөҗүме белән көрәште.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). Казан федераль университетының IT-лицее укучысы Артур Лукьянов «Мәгълүмати иминлек» профиле буенча Илкүләм технологик олимпиада призеры булды. Ярышлар беренче тапкыр Илкүләм киберполигон – «Цифрлы икътисад» программасы кысаларында оештырылган, актуаль киберянаулардан саклау буенча гамәли күнекмәләрне булдыру һәм ныгыту өчен оештырылган югары технологияле платформа базасында узды.

Инженерлык эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча Россиянең 85 төбәгеннән һәм башка илләрдән 8-11 нче сыйныфларда белем алучы 94 меңнән артык укучы гариза тапшырган. «Мәгълүмати иминлек» профиле иң популяр юнәлеш булган: аның буенча 7317 гариза килгән, шул исәптән 81 е – Татарстаннан (42 се – Казаннан).

Финалда катнашу өчен укучыларга сайлап алу сынауларының ике этабын үтәргә кирәк иде. Беренче этапта математика һәм информатика буенча югары катлаулылыктагы мәсьәләләрне 2 меңгә якын кеше уңышлы эшләп чыкты. Алар CTF (Capture the flag) форматында команда ярышларыннан гыйбарәт икенче этапка чыктылар.

Финал этабы математика һәм информатика фәннәреннән тест белән башланып китте. Шуннан соң укучылар кибер өйрәнүләрдә катнашты. Аларга берничә вариант чишелешне күздә тоткан мәсьәләне чишәргә – энергетика объектына хакер һөҗүмен тикшерергә кирәк иде. Махсус финал ярышлары өчен Илкүләм киберполигон командасы энергетика предприятиесенең типлаштырылган ИТ-инфраструктурасының цифрлы күчермәсен модельләштерде.

Мәсьәлә шарты буенча, саклана торган объектка предприятиенең технологик процессларына йогынты ясый торган, шифрлаучы вирус һәм махсус зарар китерә торган программа белән тәэмин итү ярдәмендә күп этаплы һөҗүм ясалды. Укучылар инфраструктураның нинди компонентлардан торуын билгеләргә, аны саклауда көчсез урыннар табарга, шартлы җинаятьченең гамәлләр чылбырын билгеләргә һәм нәтиҗәләрен бетерергә тиеш иделәр.

Шәхси зачетта һәм командалар арасында берничә җиңүче һәм призер билгеләнде. Алар барысы да математика яки информатика буенча БДИ фәннәреннән 100 балл, шулай ук Россиянең әйдәп баручы инженер югары уку йортларына кергәндә ташламалар алачак, дип хәбәр итә «Ростелеком» гавами акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар