«Ак Барс Арена»да очрашу 18.30 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Бүген Казанның «Рубин» командасы «Уфа» белән уйнаячак. Матч Россия премьер-лигасы кысаларында узачак. «Ак Барс Арена»да очрашу 18.30 сәгатьтә башлана.
Хәзер ике команданың да үткән 4 матчта 4-шәр очко. «Рубин»ның Мәскәү ЦСКАсына каршы соңгы уены казанлыларның 2:1 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан командаларының өй матчларын уздыру вакытында трибуналар гомуми сыйдырышлылыкның 25%-ына кадәр тутырылырга мөмкин, дип хәбәр итә «Рубин» матбугат хезмәте. Социаль дистанцияне саклау һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башка киңәшләрен үтәү матчлар уздырганда төп таләп булып кала.