Маргарита Подгородова мәгълүмати эпидемия чорында тыныч булып калырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март, Алинә Бережная). Мәгълүматны дөрес чыганаклардан гына укырга, конструктив уйларга һәм массакүләм коткыга бирешмәскә - «Доверие» үзәгенең балигъ булмаганнарны социаль-хокукый яклау бүлегенең педагог-психологы Маргарита Подгородова коронавирус пандемиясе вакытында казанлыларга шундый киңәшләр бирә. Ул мәгълүмати эпидемия чорында тыныч булып калу зарурлыгы калу турында сөйләде.
Маргарита Владимировна, коткыга кем күбрәк бирелә?
М.П.: Күбрәк урта яшьтәге кешеләр - 35-50 яшьлекләр - коткыга бирелә, алар үз тормышы өчен генә түгел, балалар тормышы өчен дә куркалар. Ә гомумән, коткы халәтенең яше юк - бу тойгы һәркемгә кагылырга мөмкин. Икенче эш, коткы йогышлы була һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тиз тарала ала. Мәсәлән, ата-аналар коткыга бирелә башлый, бала, өлкәннәрне күреп, аларның үз-үзләрен тотышын кабатлый, һәм бу халәт алга таба аның дусларына таралырга мөмкин.
Коткы каян барлыкка килә? Аның сәбәбе нәрсә?
М.П.: Барыннан да элек кешеләр тормышны яратканга һәм вәзгыятьне контрольдә тоту мөмкинлеге булмау аркасында коткыга бирелә. Хәзер җәмгыятьтә коронавирус турында мәгълүмат артык күп, аларның берләре ышанычлы, икенчеләре дөрес булмаган чыганаклардан алынган булырга мөмкин. Кешеләр, кызганычка каршы, имеш-мимешләргә ышанырга һәм тикшерелмәгән чыганаклардан мәгълүматны алырга ярата - бу аларны коткыга сала да инде.
Бу халәтне ничек җиңәргә?
М.П.: Җәмгыятьтә бүгенге көндә барган хәлләр массакүләм коткы дип атала. Шуңа күрә, барыннан да элек, үзеңне мәгълүматтан саклап калырга, фикерләр ташкынын туктатырга, 10-га кадәр санарга, бер стакан су эчәргә һәм ихтыяр көче ярдәмендә игътибарны читкә юнәлтергә кирәк. Проблеманың конструктив анализы үзеңне генә түгел, булган хәлне дә ачыкларга ярдәм итәчәк. Коткының сәбәбе нәрсәдә булуын аңлау мөһим. Әгәр дә бу үз тормышың өчен курку икән, ситуациядән үзең өчен уңайлы чыгу юлын табарга кирәк - үз-үзеңне изоляцияләргә, әйләнә-тирәдәгеләр белән элемтәләрне чикләргә, массакүләм чараларга йөрүдән туктарга. Әгәр дә паника массакүләм борчылулар белән бәйле булса, монда без нәрсә эшли алу-алмавыбызны аңларга тиешбез.
Әгәр якын кеше гомумкүләм борчылуга бирелсә, нишләргә кирәк?
М.П.: Тыныч итеп әңгәмә кору булыша ала. Барысы да яхшы булачаклыгына, борчылу өчен сәбәп булмавына саллы дәлилләр китерергә кирәк. Детальләп аңлату һәм төгәллек әңгәмәдәшкә конструктив уйларга ярдәм итәчәк, ул үзен сезнең белән янәшә сакланган, ышанычлы итеп хис итәчәк һәм коткыга бирешми башлаячак.