Бүген район Башкарма комитетының муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү һәм цифрлаштыру эше белән конкурсның асессорлары танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Казан Проект офисы «Проектный Олимп» конкурсының икенче турына «Цифрлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар белән идарә итү» номинациясендә чыкты. Бүген шәһәр Башкарма комитетының Проект офисы белән проект эшчәнлеге белән профессиональ идарә итү конкурсы асессорлары танышты.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин 2017-2019 елларда муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү һәм цифрлаштыру буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Кунакларны цифрлаштыру дәрәҗәсе, СМС-мәгълүматны кертү тәҗрибәсе, федераль дәрәҗәдә норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү инициативасы, үзгәрешләр белән идарә итү, проект белән идарә итү һәм сакчыл җитештерү буенча персоналны укыту кызыксындырды. Башкарма комитет вәкилләре уникаль эшләнмәләр һәм иң яхшы практикалар турында сөйләделәр.
«Проект Олимпы» конкурсы РФ Хөкүмәтенең хакимият органнарында проект идарәсен гамәлгә кертү инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә. Ул проект белән идарә итү буенча иң дәрәҗәле Россия конкурсы булып тора. Быел бөтен Россиядән барлыгы 300-гә якын гариза килгән иде, икенче турга 44 катнашучы узды.