Узган ел 132 мең пенсионер 1 меңнән артык онлайн чарада катнашты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март, Алинә Бережная). 2021 елда Казан пенсионерлары өчен «Яшәү яме» проекты кысаларында 1 меңнән артык онлайн чара үткәрелде, аларда 132 мең кеше булды. Бу атнада проект офлайн форматта эшли башлый, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
«Эпидемиологик хәлнең тотрыклануы аркасында «Яшәү яме»нең офлайн форматка күчүе куандыра, пенсионерлар түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә бушлай шөгыльләнә алачаклар. Алар өчен бу гади шөгыльләр һәм нәрсәгә дә булса өйрәнү генә түгел, ә актив тормыш рәвеше, фикердәшләр очрашуы да», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров.
Исегезгә төшерәбез, «Яшәү яме» проекты 2016 елның 1 нче декабрендә старт алды. Проект өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә һәм аларның буш вакытын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Теләге булган һәр пенсионер клублардагы кызыксыну буенча бушлай дәресләргә йөри ала, алар китапханәләрдә һәм 16 мәдәният сарае һәм йортында урнашкан. Пандемия башланганнан бирле проект кысаларында дәресләр онлайн үткәрелде.
Дәресләр җәдвәле KZN.RU порталында «Яшәү яме» проекты битендә урнаштырылган. Барлык сораулар буенча +7(843)236-42-93 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.