В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Совет районында өченче инклюзив үзәк барлыкка киләчәк, анда балаларны көнкүреш эшләрен мөстәкыйль алып барырга өйрәтәләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Җиңгән грант суммасы 7,1 млн сум тәшкил итә. Бу акчага «Просто другие» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән шәһәрнең Совет районында яңа укыту-күнекмә фатиры ачылачак. Моннан тыш, ел дәвамында Зәкиев, 11 адресы буенча шундый ук объект үз эшен дәвам итәчәк.
«Без шәхсән мондый фатирларга ихтыяҗның югары булуын күрәбез һәм шуңа күрә проектны үстерү һәм дәвам итүне федераль дәрәҗәдә хуплауларына бик шатбыз. Ышаныч өчен рәхмәт! Алга таба – югары үрләргә!» – диелә район администрациясе башлыгы хәбәрендә.
Конкурста илнең 88 төбәгеннән барлыгы 11 мең 379 проект каралган. 1504 коммерцияле булмаган оешма җиңү яулаган. Шул исәптән Татарстаннан 29 проект хупланган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен беренче укыту-күнекмә фатиры узган елның җәендә Казанның Зәкиев урамында ачылды. Балаларны гади күнекмәләргә өйрәтәләр: җыештырырга, юарга, тегәргә, пешерергә, чәчәкләр карарга һ.б. Мондый күнекмәләр аларга киләчәктә көнкүрештә мөстәкыйльрәк булырга мөмкинлек бирәчәк. Проект «Просто другие» иҗтимагый оешмасы тарафыннан эшләнгән.
Моннан тыш, узган ел ахырында Казанда психик тайпылышлары булган балаларның яшәү үзәге эшли башлады, ул Әгерҗе урамы, 78 адресы буенча урнашкан. Анда Дәрвишләр балалар интернат-йортын тәмамлаучылар яши. Үзәктә алар көнкүреш, социаль-коммуникатив һәм ял итү эшчәнлеген үзләре алып барырга өйрәнәләр. Үзәкне булдыру инициативасы «БлагоДарю» иҗтимагый оешмасына карый.
Шулай итеп, Казанның Совет районында шундый өч объект эшләячәк.