Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2025, 17:03

Казанның «Тылсым» проекты «Без бергә» халыкара премиясе җиңүчесе булды

Проект «Мәрхәмәт коды» номинациясендә иң яхшысы дип танылды

Казанның «Тылсым» балалар инклюзив үзәге «Мы вместе/Без бергә» халыкара премиясенең «Мәрхәмәт коды» номинациясендә җиңүче булды. Бәйге финалында Казан проекты биш көндәшен узып киткән. Бу елны премиягә рекордлы санда гаризалар тапшырылган – дөньяның 147 иленнән 51 мең 837 гариза. Финалга чыккан 128 социаль проект өчен Россиядә яшәүче 200 меңгә якын кеше тавыш биргән. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган.

Фото Россия Федерациясе Президенты сайтыннан алынды

«Үзенчәлекле балаларның әниләре белән очрашу вакытында инклюзив үзәкләр булдыру тәкъдиме яңгырады. Моңа кадәр алар үз кыенлыклары белән ялгыз гына көрәшәләр иде. Хәзер шәһәрдә 18 яңа инклюзив үзәк булдырылды, аларда сәламәтлеге чикле 4500 бала шөгыльләнә, үсә һәм социаль тирәлеккә җайлаша. Бу эшкә хәйриячеләр һәм төрле предприятиеләр актив кушылды. Без ата-аналарга ярдәм итә торган белгечләр әзерләдек, инклюзияне үстерүгә һәм Казанда яшәүчеләрнең барысы өчен дә тигез мөмкинлекләр булдыруга ышанычлы юнәлеш тотабыз», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

#МыВместе халыкара премиясе иҗтимагый һәм волонтерлык эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә. Россия Президенты карары буенча гамәлгә куелган һәм ул дәүләт башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм вице-премьер Татьяна Голикова җитәкчелегендәге оештыру комитеты тарафыннан бирелә. Биш ел эчендә премиягә 200 меңгә якын социаль инициатива бирелгән, 750 гә якын ирекле финалга узган. 2025 ел тапшырылган гаризалар саны буенча рекорд куйган.

Укыту-күнекмәләр фатиры булган «Тылсым» үзәге 2014 ел ахырында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы базасында Казан шәһәре мэриясе, грантлар һәм битараф булмаган эшмәкәрләр ярдәмендә төзелә. «Тылсым» үзәгендә сәламәт һәм аерым ихтыяҗлары булган балаларны бергә укыту, үстерү өчен шартлар булдырылган. Хәзерге вакытта үзәккә 2 яшьтән 14 яшькә кадәрге 134 бала йөри. Болар сәламәтлеге чикле һәм инвалид, шулай ук сәламәт балалар.

Укыту-күнекмәләр фатирында 9 яшьтән олырак балаларны мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле социаль-көнкүреш күнекмәләренә өйрәтәләр. Үзәкнең инклюзив кафесында сәламәтлеге чикле балалар һөнәри әзерлек уза: бариста, официант күнекмәләрен үзләштерәләр һәм өстәмә рәвештә аралашу күнекмәләре ныгытыла.

Үзәктә нейропсихологның аерым консультацияләре өчен кабинет, адаптив физик тәрбия, үз-үзеңне саклау һәм сенсор-мотор коррекциясе буенча дәресләр өчен спорт залы, шулай ук нейроиҗат, рәсем, әвәләү һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча остаханәләр бар. Үзәктә балалар бакчасына йөрү яшенә җиткән, әмма социаль-гигиена күнекмәләре җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерелмәгән 3-4 яшьлек балалар өчен «Кыска көн нейроклубы», 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар өчен «Иртә үсеш мәктәбе», «Тиздән мәктәпкә» уен форматында мәктәпкә әзерлек курсы. Барлык дәресләрдә дә аралашуга аерым игътибар бирелә.

Белем бирү дәресләреннән тыш, үзәктә төрле остаханәләр һәм бәйрәмнәр, шул исәптән гаилә бәйрәмнәре дә үткәрелә. Мәсәлән: гаилә фатирлары, иң яхшы гаилә клумбасына бәйге, «әти һәм бала» форматындагы төрле чаралар, аш-су әзерләү, иҗади, спорт остаханәләре. Моннан тыш, үзенчәлекле балаларның әниләре өчен төркемле релакс-терапия һәм бию дәресләре оештырылган.

Бу елны инклюзив үзәк ишегалдында Татарстан Республикасы рәисенең «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә төзекләндерү эшләре башкарылган (ишегалдын Ипподром урамы, 18, Качалов урамы, 84, Спартак урамы, 121 һәм 123 йортлар тәшкил итә, аларда 500 гә якын кеше яши). Биредә беренче тапкыр яктырткычлар куелган, ачык һавада сәхнә һәм универсаль балалар мәйданчыгы булдырылган, ишегалдындагы йортларның берсенә Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган мурал ясалган. Ишегалдыннан ерак түгел Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә куелган стела яңартылган.

«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы акчалары исәбенә ишегалдының бер өлешендә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен резина өслек җәелгән, уен комплексы, махсус спорт җиһазлары – «Елан» сукмагы һәм арканлы кичү, пружиналы ике урынлы «Джип» атынчыгы, агач терәкләрдә таган һәм аркалы таган асмалары, өстәлле исәпләү җайланмалары урнаштырылган. Аерым ком өслегендә баулы үрмәләү җайланмасы, комлык һәм «Экскаватор» уен элементы куелган. Балалар мәйданчыгында нәниләр үсемлекләрне үзләре карасын өчен клумба ясалган.

Башкарылган әлеге эшләр нәтиҗәсендә үзәктә тәрбияләнүчеләр саф һавада да тернәкләнүләрен дәвам итә алачак: болар бар да баш миенең когнитив функцияләрен күнектерергә, психик, физик һәм эмоциональ функцияләрне нормада тотарга мөмкинлек бирә. Урам чараларында күрше йортларның гади кешеләре дә рәхәтләнеп катнаша, бу исә сәламәтлеге чикле балалар өчен аралашу күнекмәләрен үзләштерүгә уңай йогынты ясый.

Барлык яңалыклар